11-13 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар арасында татар теле буенча Республика олимпиадасының йомгаклау этабы үтте. Биредә Баландыш төп мәктәбеннән 2 укучы катнашты. 8 нче сыйныф укучысы Заһидуллина Нурфия призер булды! Укытучысы: Зәйнуллина Рушания Хәким кызы. Укучыны һәм укытучыны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар теләп калыйк!