Теләче үзәк китапханәсенең уку залында район китапханәчеләренең чираттагы семинар-киңәшмәсе булып үтте.

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

14 февраль көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында район китапханәчеләренең чираттагы семинар-киңәшмәсе булып үтте. Китапханә директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы катнашучыларны якын киләчәкнең төп планнары һәм бурычлары белән таныштырды һәм ​​Олы Нырсы  авылы китапханәчесе Гиниятова Ләйсән Габдрәүф кызын юбилее белән котлады. Чараны дәвам итеп методик бүлек җитәкчесе Садыкова Наилә Фәрит кызы презентация ярдәмендә “Пушкин картасы” проекты һәм Прокультура сайты белән эшләү турында тулырак аңлатты. Ә Татарстан Республикасының Милли Китапханәсе тарафыннан оештырылган "Код доступа" дип исемләнгән китапханә форумында катнашып кайткан  методист  Фәсхиева Раилә Васил кызы  үзенең  тәэсирләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International