Очрашу

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

2023 елның 14 февралендә , совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 34 ел тулу уңаеннан, Теләче муниципаль районы Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы подполковник, очучы, хәзерге вакытта Теләче районы сугышчы-әфганчылары һәм интернационалистлары идарәсе әгъзасы Ногманов Мөнир Зәки улы белән очрашу узды. Ул сугышчан иптәшләре турындагы хатирәләре белән уртаклашты, командованиенең куелган бурычларын ничек курыкмыйча үтәве һәм хәзер ничек яшәве турында сөйләде. Очрашу барышында укучылар Мөнир Зәкиевичка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм очучы һөнәре турында күп нәрсә белә алдылар. Залда җылы, дустанә атмосфера хөкем сөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International