Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2023 елны Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итте.

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Бу вакыйга уңаеннан 10 февраль көнне Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Милли уеннар - тәрбия хәзинәләре"дигән фольклор кичәсе үткәрделәр. Чарада татар халкының онытылган уеннарын өйрәнделәр. Балалар башкаруында халык авыз иҗаты әсәрләре яңгырады. Балалар «фольклор» төшенчәсе белән таныштылар. Чара яшь буын арасында фольклорны популярлаштыруга юнәлдерелгән. Шулай ук чара халык авыз иҗатын алга этәрүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International