Шагыйрь, көрәшче, Бөек Ватан сугышы герое. Апрель ае Тукай ае булса, февраль аен без Җәлил ае дибез, чөнки без февраль аеның беренче яртысын тулысы белән шагыйрь Муса Җәлилгә багышлыйбыз.
Быел да Муса Җәлилнең тууына 117 елны, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында, зурлап билгеләп үттек. Шөгыльләрдә аның иҗатын, тормыш юлы, балачагы белән таныштык. “Муса Җәлил- балалар дусты” дип исемләнгән кичә үткәрдек. Чарада балалар кызыклы уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар, М.Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, биеделәр. Анда зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары катнашты. Кичә файдалы һәм бик күңелле узды.