Татар әдәбияты фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

13-15 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар телендә белем алучы укучылар арасында татар әдәбияты фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте. Биредә  Баландыш төп, Иске Җөри, Олы Мәтәскә , Олы Мишә һәм Шәтке урта мәктәпләреннән  9 укучыдан торган команда катнашты. Баландыш төп мәктәбенең 8 сыйныф укучылары Гарипова Динә, Гайнетдинова Назлыгөл, 9 сыйныф укучысы Мөбәрәкшина Чулпан,  Олы Мишә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Гыйлаҗова Таңчулпан, Гыйләҗиева Зәлинә һәм  Иске Җөри урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Мортазина Гөлфия призер булдылар! Укытучылары:  Минһаҗева Люция Марат кызы, Сәхабиева Люция Заһит кызы, Зәйнуллина Рушания Хәким кызы һәм Сәлимова Резеда Гафур кызы.  Укучыларны һәм укытучыларны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба зурдан-зур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International