«Күңелле стартлар»

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген, 16 февральдә, «Батыр» спорт комплексында 23 февраль-Ватанны саклаучылар көненә багышланган 1,2,3 нче номерлы Теләче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында «Күңелле стартлар» шау-шулы һәм күңелле узды. Катнашучыларны тизлек, игътибарлылык, төгәллек һәм көч өчен кызыклы бәйгеләр көтә иде. Барлык биремнәрне үтәп, балалар үзләренең ныклыгын һәм бердәмлеген күрсәттеләр. Барлык бәйге нәтиҗәләре буенча компетентлы жюри җиңүчеләрне игълан итте һәм әлеге чарада катнашучыларга грамоталар,бүләкләр тапшырды. Безнең мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр (тәрбиячеләр Хазинурова Г.Р., Шакирова Г. И.) 1 нче урынны алдылар. Котлыйбыз, афәрин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International