Каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 117 ел. Милли каһарманыбыз һәм җәлилчеләр узган данлы юл - халкыбызның горурлыгы ул. Шуңа күрә, герой-шагыйрьнең һәм җәлилчеләрнең үлемсез иҗаты, тиңдәшсез героик көрәше безнең өчен бүген дә бик зур әһәмияткә ия.
Муса Җәлилнең туган көнендә Баландыш төп мәктәбендә дә төрле чаралар уздырылды, аның шигырьләре яңгырады, тиңсез батырлык белән сугарылган тормыш юлы яктыртылды.