15 февраль-Әфган сугышында катнашучылар өчен үзенчәлекле көн. Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгара башлау көне. Укучылар Әфган сугышы тарихы белән таныштылар, Әфган сугышының башлану сәбәпләре һәм аның дәвамлылыгы, совет гаскәрләренең югалтулары, язмыш җәбер — золым язмышын, якташларыбыз турында белделәр. Аннары укучылар авыл китапханәсендә булдылар, анда «Әфганстан, безнең хәтердә»китап күргәзмәсе белән таныштылар. Чара бер минутлык тынлык белән тәмамланды.