Якыннарын югалтканнар, яшьлекләре кайнар сугыш һәм әфган газабы күргәннәр өчен тарихыбызның фаҗигале сәхифәсе булып күңелләрендә калыр. Сугыш күптән бетте, әмма югалту газабы – гомер буена җитәрлек. 15 февраль Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне. Шул уңайдан, Субаш авыл китапханәсе клуб белән берлектә, 15 февраль көнне «Сыкрый әле йөрәк һаман да” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде. Чараның максаты - китап укучыларны бу сугышта солдат һәм офицерларның батырлыгы белән таныштыру, яшь буында пратриотик хисләр тәрбияләү, аларның игътибарын китапка җәлеп итү. Китапханәче Л. Петрова 1979 елда Әфганстанга совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты ни өчен кертелүе, әфганчыларның интернациональ бурычларын ничек үтәве, кайнар ноктада хезмәт итеп утны-суны кичкән якташларыбыз турында сөйләде, алардан килгән хатлар белән таныштырды.