Иске Җөри модель китапханәсе “Нина Павлованың китапларын укыйбыз” дип исемләнгән VII Төбәкара акциягә кушылды.

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Акция галим-биолог, балалар язучысы Нина Михайловна Павлованың  иҗатын популярлаштыру максатыннан,  шулай ук Укытучылар  һәм остазлар  елы кысаларында үткәрелде.

Үз китапларында Нина  Павлова хайваннар һәм үсемлекләр тормышы турында сөйли, аларның кечкенә серләрен ача. Балалар авторның балалар өчен язылган “Котята” “Чьи башмачки” әкиятләрен укыдылар. Электрон презентация слайдларында балалар табигатьнең тылсымлы дөньясына чумдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International