Бу акция дүртенче ел рәттән үткәрелә һәм иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Акциянең максаты гади - китапханәгә китап бүләк итеп, башка укучыларга да яңа китап уку мөмкинлеге тудыру. Алан авылы китапханәсенең укучылары, Бөтенроссия акция кысаларында катнашып,15 данә китап һәм 13 татар язучыларының әсәрләре яздырылган диск бүләк иттеләр. Бу китаплар укучыларга тәкъдим ителәчәк һәм китап фондында сакланачаклар.