15 февраль – Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрьнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр.

Герой-шагыйрьнең туган көне уңаеннан Олы Мишә авылы китапханәсендә «Язмышның үзен буйсындырган язучы» исемле патриотик сәгать үткәрелде. «Бар җырымны илгә багышладым, гомеремне дә бирәм халкыма» исемле китап күргәзмәләре аша балалар аның тормыш юлы, балачак, үсмер еллары, иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International