Республика олимпиадасы призерлары

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

13-15 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар мәктәпләре укучылары арасында татар әдәбияты буенча олимпиаданың йомгаклау республика этабы узды. Биредә Олы Мишә урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары Гыйләҗиева Зәлинә һәм Гыйләҗева Таңчулпан катнашты. Эш нәтиҗәләре буенча икесе дә призерлар булдылар! Олимпиадага әзерлек белән татар әдәбияты һәм теле укытучысы Сәхабиева Люция Заһит кызы шөгыльләнде. Укучыларны һәм укытучыны бу зур җиңү белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International