15 нче февраль – Россиядә Интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак үткәрелә.

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә “Әфганстан яши йөрәкләрдә” дигән батырлык дәресе үткәрелде. Чарада “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче балалар катнашты. Китапханәче балаларга Әфган сугышының фаҗигале вакыйгалары, хәрби каршылыкларда   катнашкан  авылыбызның  батыр егетләре  турында сөйләде.  Аларны хөрмәтләп ясалган альбом белән таныштырды. Сугыш турында шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International