Күренекле шагыйребезнең тиңдәшсез батырлыгы белән таныштыру, кече яшьтән үк балалар күнелендә аның әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 17 февраль көнне Теләче балалар китапханәсендә «Муса Җәлил - безнең күңелләрдә» дип исемләнгән презентация күрсәтелде.
Презентация укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып кына калмыйча, шигърияткә кызыксыну һәм мәхәббәт, шулай ук Ватаныбыз өчен милли горурлык хисләре дә уятты. Китапханәче шагыйрьнең биографиясе, аның батырлыгы һәм катлаулы тормыш юлы турында сөйләде.