«Гореф-гадәт йола югалмаган» исеме астында оештырылган китапханә почмагы сәнгатьне, гореф-гадәтләрне чагылдыра. Кешеләрне рухи яктан сафландыручы бик күп төрле гореф-гадәтләр, халкыбызның йолалары буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә килеп җитсен өчен 16 февраль көнне Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыяте белән берлектә әдәби сәгать үткәрде. Бу чарада катнашучы укучылар гореф-гадәтләр белән һәм сандыкта кадерләп сакланыла торган чигүләр белән якыннан таныштылар.