Шармыш авыл китапханәсендә "Без укыйбыз һәм ясыйбыз" иҗат остаханәсе балаларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм кызыклы китаплар белән таныштыру эшен дәвам итте. Рәсем бәйгесе "Әкиятләр һәм хикәяләрнең серле дөньясы" дип исемләнгән китап күргәзмәсендәге әдәбият белән танышудан башланып китте. Соңыннан катнашучылар яраткан геройларны, әкияттәге күренешләрне рәсемгә төшерде. Әлеге рәсем бәйгесе - балалар фантазиясен тормышка ашыру ысулы.