17 февраль көнне Теләченең «Ихлас» мәчетендә «Мәчет тарихында гасырлар авазы» дип исемләнгән тәрбияви чара узды.

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Чарада "Теләчеинформ" мәгьлүмат үзәге, Бөтендөнья татар конгрессының Теләче муниципаль районы җирле оешмасы, Теләче мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган, районда урнашкан мәчетләренең тарихын яктыртуны, киләчәктә китап итеп бастырып чыгару өчен мәгълүмат туплауны максат иткән “Мәчет тарихында гасырлар балкышы” район бәйгесенә йомгак ясалды, вәгазьләр тыңланды, бәйге җиңүчеләре бүләкләнде. Район китапханәчеләре әлеге бәйгедә актив катнашты. Урта Мишә, Иске Җөри, Олы Мәтәскә авыл китапханәчеләре Дипломга, Шәдке, Югары Кибәхуҗа, Айдар, Казаклар, Максабаш, Күкчә авыл китапханәчеләре  катнашучы сертификатына ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International