"Фатих Хөсни иҗатын барлап...” V районкүләм интеллектуаль - иҗади бәйге

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

         20 февраль көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе, Татарстан Республикасында  Милли  мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ачу   һәм якташ язучыбыз  Фатих Хөснинең тууына 115 ел  булуга багышланган,   “Мәктәп театры- уңышка юл” проекты кысаларында,   "Фатих Хөсни иҗатын барлап...”  V районкүләм  интеллектуаль - иҗади  бәйге  уздырды. Бәйрәм тантанасында  Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының  Мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В., район мәгариф бүлеге методисты Сахабиева Г.М., “Фатих Хөсни” музее җитәкчесе Хуҗиахметова З.Г., районыбыз мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм укучылары  катнашты.

   "Фатих Хөсни иҗатын барлап...”  V районкүләм  интеллектуаль - иҗади  бәйге ике этапта үтте. Беренче этапта районыбызның мәктәп  командалары үзләренең визитка видеоязмалары белән катнаштылар. Икенче этапка эшләре  иң яхшы дип саналган 5 мәктәп командасы чакырылды, алар  Фатих Хөсни иҗаты буенча интеллектуаль- иҗади бәйгедә үзара  көч сынаштылар. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ачуга  һәм якташ язучыбыз Фатих Хөснинең тууына 115 ел  булуга багышланган әлеге чара, укучыларыбызның дәртле биюләре, моңлы җырлары, Фатих Хөсни әсәрләреннән сәхнәләштерелгән өзекләр,  күңелгә үтеп керә торган шигъри әсәрләр белән үрелеп барды.

   "Фатих Хөсни иҗатын барлап...”  V районкүләм  интеллектуаль -иҗади  бәйге тантанасында районыбыз мәктәпләреннән барлыгы 50 укучы һәм укытучы катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча, бәйгедә катнашкан 5 урта гомуми белем бирү мәктәбе командаларына  (25 укучы) истәлекле Грамоталар тапшырылды.

 Бәйге нәтиҗәләре:

1 урын – Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта гомумбелем  бирү мәктәбенең “Йөзек   кашы “ командасы;

1 урын-  Шәтке урта гомумбелем  бирү мәктәбенең “Шатлык“ командасы;

2 урын- Теләче урта гомумбелем  бирү мәктәбенең “Фатих Хөсни оныклары“ командасы;

3 урын- Алан урта гомумбелем  бирү мәктәбенең “Фантазия“ командасы;

3 урын- Олы Мишә гомумбелем  бирү мәктәбенең “Сәләт“ командасы;

    

Укучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International