23 февраль -Ватанны саклаучылар көне.

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Бу уңайдан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында « Әти белән бергә» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Балалар әтиләре, абыйлары, бабайлары белән берлектә үзләрен спорт буенча да, юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча да  көчләрен сынады.  Ярышта балаларның да, әтиләрнең дә юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүе ачыкланды. Файдалы да, мавыктыргыч та уеннарның саф һавада узуы катнашучыларны тагын да рухландырып җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International