«Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале
Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан 2019 елдан алып ел саен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы карары белән расланган “2016-2025 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү” дәүләт программасы нигезендә «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале уздырыла.
Чара шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә элемтәләрен һәм буыннарның дәвамчанлыгын ныгыту, Татарстан тарихына һәм үз гаиләңә кызыксыну уятуга юнәлтелгән. Агымдагы елда Шәҗәрә фестиваленең юбилее билгеләп үтеләчәк.
Агымдагы елның 27 нче февралендә район мәдәният йортында әлеге фестиваль үткәрелде.
Дәүләт комитеты тарафыннан 3 кешедән торган жюри составы формалаштырылган, алар судья булып призерларны билгеләячәкләр.
Теләче районы жюри составы:
- Мочалов Денис Владимирович - доцент, педагогика фәннәре кандидаты, Югары сәнгать мәктәбе факультеты, хореография сәнгате кафедрасы.
- Хөснетдинова Ләлә Марат кызы - театр, кино һәм телевидение факультеты магистры, театр иҗаты кафедрасы.
- Конкина Анна Сергеевна - Югары сәнгать мәктәбе факультеты магистры, музыка сәнгате кафедрасы.
Кунак булып Сафиуллина Лиана Иреклам кызы - «ТР Дәүләт архивы» ДБУ директорының фәнни тикшеренүләр һәм мәкаләләр буенча урынбасары да килде.
Муниципаль этапта 3 гаилә катнашты:
1 нче урынны - Фәләхиев Мөхәммәт Йосыф улы гаиләсе (Иске Җөри авылы, Иске Җөри авыл җирлеге)
2 нче урынны - Мараков Илдар Рамил улы гаиләсе (Теләче авылы, Теләче авыл җирлеге)
3 нче урынны - Рәхимов Фаил Ваил улы гаиләсе (Шәдке авылы, Шәдке авыл җирлеге) яуладылар.
Фестивальнең муниципаль этабында беренче урынны алган Фаляхиевлар гаиләсе Фестивальнең зона этабында катнашачаклар. Ул Балтач шәһәр тибындагы поселогында узачак.
Фестивальдә катнашучы гаиләгә уңышлар телибез.