26 февраль көнне Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә Россия Кораллы көчләре майоры Александр Викторович Медведев белән очрашу оештырылды. Чарада катнашучыларның аның белән күзгә-күз карап сөйләшү мөмкинлеге бар иде. Александр Викторович үзенең хәрби хәрәкәтләрдә катнашу тәҗрибәсе, бу операциянең әһәмияте, илнең төрле почмакларында яшәүче балалардан хатлар алган сугышчыларның хисләре турында сөйләде. Шулай ук Ватан алдында, гаиләсе алдында булган бурычлар, патриотик хисләр хакында билгеләп үтте. Александр Викторович махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы өчен Суворов ордены һәм Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Чара ахырында Александр Викторович элеккеге сыйныф җитәкчесе белән шахмат уенын уйнады.