Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап Шармыш авыл китапханәсенең яшь укучылары «Веселая пора Маслена-лакомка» уен программасында катнаштылар. Чараның беренче өлешендә китапханәче Май чабу бәйрәменең тарихы, әһәмияте хакында сөйләде. Бәйрәмнең икенче өлеше уен формасында дәвам итте. Катнашучылар Май чабу турындагы сынамышларны искә төшерделәр, «Заинька», «Испеки блины», "Блины — Лепешки» дип исемләнгән уеннар уйнадылар, "Блин и масло», «Собери блинки» эстафеталарында катнаштылар. Чара хуш исле коймактан авыз итү һәм чәй эчү белән тәмамланды.