Теләче 2нче балалар бакчасында "Әти белән бергәләп!" исемле бәйрәм узды

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

 21нче февраль  көнне Теләче 2нче балалар бакчасынында, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, “Әти белән бергәләп!” исемле спорт  бәйрәме оештырылды.  Бәйрәмдә зурлар төркеменә йөрүче  балалар  әтиләре белән  ике командага бүленеп, үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, ике  команда да  бик җитез һәм  тапкыр булып чыкты, шунлыктан дуслык җиңде. Ярыш ахырында балалар әтиләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм күтәренке рухта узды, җанатарларның чын күңелдән көч биреп кычкырган авазлары, яңгыраган күңелле музыка аны тагын да матурлады. Бу спорт бәйрәме турындагы хатирәләр әти-әниләр һәм балалар күңелендә озакка сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International