Безнең әтиләребез, бабайларыбыз без тыныч яшәсеннәр, матур уйнасыннар, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. . Безнең татар халкында борыңгыдан әти кеше – гаилә башлыгы итеп, аңа зур ихтирам, олы хөрмэт белән караганнар, бу бүгенге көндә дә шулай кала бирә. Ни әйтсәңдә гаиләнең бөтенлеге, барлыгы аның җилкәсендә. Әтиләр гаиләнең яклаучысы, усаллардан саклаучысы, гаиләнең терәге, ышанычы. Әтиләр бүген безнең бәйрәмебезнең иң кадерле, иң хөрмәтле кунаклары. Җир йөзендә һәрбер бала әти дип әйтсен, әти канаты астында үссен иде. Һәр бала әтинең җылы, ягымлы карашын тоеп, таләпчән ныклы сүзен ишетеп, дус, тату гаиләнең терәге әти икәнен сизеп яшәсен иде
Ә бүген бәйрәм. Бүген без рәхәтләнеп үз балаларыбызның җырларын , шигырьләрен тыңладык, биюләрен карадык. Балалар чыгышыннан соң төрле ярышларда катнаштык. Әтиләр ике командага бүленеп төрле ярышларда катнаштык. Дуслык һәм бердәмлек җиңде.Иң ахырдан балалар үз куллары белән ясаган бүләкләре белән әтиләрен котладылар. Бәйрәм һәркемгә дә ошады.