21февраль көнне район мәдәният йортында Халыкара туган телләр көне уңаеннан чара узды. Бәйрәм чарасында безнең Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркеменә йөрүче Галиуллин А. белән тәрбияче Миннебаева Д.Р.да катнаштылар. Альмир нәфис сүз сөйләп, Теләче җирлекара китапханәсенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Миннебаева Д.Р. “Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау” елы уңаеннан игълан ителгән бәйгедә “Бай һәм матур минем туган җирем” номинациясендә җиңеп, диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булды.