«Без Россия гражданнары»

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Әбде авыл китапханәсендә гражданлык-патриотик тәрбия бирүгә, яшь буынга хокукый культура формалаштыруга ярдәм итү максатыннан «Без Россия гражданнары» дигән парламент сәгате үткәрелде . Чарада катнашучылар документны кабул итү тарихы, РФ Конституциясе белән гарантияләнгән гражданнарның төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. Дәүләтнең төп Законын белү һәм ны дөрес куллану - цивилизацияле тормыш нормасы, аның сыйфатын күтәрү өчен мөһим шарт икәнлеген белделәр. Чара видеопрезентация һәм күргәзмәдәге әдәбияткә күзәтү белән үрелеп барылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International