Халыкара туган тел көне, һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн.

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Бүген дөнья халыклары алты  мең телдә сөйләшә. Шуның яртысы диярлек юкка чыгу куркынычы астында тора. Гомумән, соңгы өч гасыр аралыгында күп телләрнең акрынлап бетә баруы күзәтелә.  Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Һәр милләт кешесе дөньяны беренче тапкыр  туган теле аркылы аңлый башлый, беренче тапкыр «дустым» сүзен дә, дөньядагы иң матур, иң изге сүзләрне күп вакыт үз телендә ишетә, шул телдә әйтә, шушы телдә шатлана, куана. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.  Укучыларда ана теленә һәм башка телләргә карата   кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү, туган тел турында мәгълүматларын арттыру, иҗади сәләтләрен  үстерү, милли үзаң, милли горурлык хисләре булдыру максатыннан 21 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Олы мираслы телем” дигән исем белән шигырь уку кичәсе уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International