Бу бәйрәм әле яшь. Ул үз тарихын 2000 елдан алып бара, тел һәм мәдәни төрлелеккә һәм күп теллелеккә ярдәм итү максатыннан ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән. Шәтке авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән бергәлектә "Туган телем, иркә гөлем" дигән танып белү сәгате үткәрделәр. Бу чарада катнашучылар планетада телләрнең күптөрлелеге, туган тел - халыкның характеры, аның хәтере, тарихы турында белделәр. Мәкальләр, канатлы сүзләр, фразеологик табышмакларны искә төшерделәр.