Бәйләү - безнең электән килгән әбиләр кул эше, ләкин бу бәйләү сәнгате искергән дигән сүз түгел.

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

 Бүген ул күп еллар элек булган кебек актуаль. Күбесенчә хатын-кызлар бәйли. Тарих кабатлана. Олы Мишә авыл китапханәсендә әледән-әле изге эшләр башкарыла. Шушы көннәрдә "Тылсымлы энә" исемле кич утыруга җыелып, авыл хатын-кызлары үз хезмәтләрен кызганмыйча, мобилизацияләнгән егетләребезгә җылы оекбашлар бәйләде, ир-егетләрнең тиз арада исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. Шул ук вакытта катнашучылар  шагыйрьләребезнең кызыклы әсәрләрен искә алып күңелле ял да итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International