Туган телдә без беренче җөмләләребезне сөйлибез һәм ачык итеп үз фикерләребезне әйтәбез. Укучыларда туган телгә,татар теленә, әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, белемнәрен тирәнәйтү, иҗади сәләтләрен үстерү, милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру максатыннан 21 февраль көнне Алан авылы китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә "Гасырлар кичкән телебез"дигән викторина уздырылды. Катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын белделәр, дөньяның төрле телләренең бөеклеге һәм күптөрлелеге турында сөйләделәр. Телебезнең никадәр матур һәм бай булуын күрү өчен аны яхшы белергә кирәк. Менә шуларны истә тотып уздырылган чарада укучылар командаларга бүленеп төрле биремнәр үтәделәр. Ахырдан барлык катнашучылар туган телебезнең байлыгын тагын да яхшырак белер өчен күбрәк китаплар укырга кирәк дигән фикергә килделәр.