Күкчә авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре «Лаборатория игротехники» темасына өстәл уеннары буенча мастер-класс уздырды. Шахмат уены - иң иске һәм иң популяр өстәл уеннарының берсе булып санала. Чара барышында китапханәче шахматка өйрәнү буенча китаплар белән таныштырды, лабораториядә катнашучылар өстәл уеннары тарихы белән таныштылар, өстәл уеннары нидән гыйбарәт һәм уен мотивациясенең нәрсә икәнен белделәр, уеннарның нигезләрен үзләштерделәр. Чара танышу формасында узды һәм шахмат уены күнекмәләрен белмәүчеләргә, шулай ук бу уенда уңышлары булганнар өчен дә кызыклы булды.