Иске Җөри авылы китапханәсендә китапханәчеләр Ватанны саклаучылар көненә әзерлек кысаларында «Китап соючеләр» берләшмәсенә йөрүче укучылар белән төсле кәгазь һәм картоннан яраткан әтиләренә котлау открыткасы ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Балалар тырышлыгы бушка узмаячак, бәйрәмгә үз куллары белән ясалган открытканы алу әтиләренә нинди күңелле булачак! Мастер-класс иҗат һәм илһам атмосферасында узды, ә чарада катнашучыларның барысы да килеп чыккан нәтиҗәләр белән бик горурланды, һәм чираттагы «шедевр»ны янә 8 март – Хатын-кызлар көненә ясарга сөйләште.