Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар.

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Урта Мишә авыл клубында бәйрәмгә карата “Дан сиңа, дан, совет солдаты!” исемле тематик музыкаль кичә үткәрелде. Бүгенгесе көндә Урта Мишәдән 2 егетебез Украина җирлегендә барган махсус хәрби операциядә катнаша. Бәйрәм кичәсенә егетләребезнең әти-әниләре  чакырылды . Шулай ук бүгенге кичәгә кайнар нокталарда хезмәт иткән авылдаш солдатларыбыз Әхмәтгәрәев Рафис (Әфганстан), Якупов Рәдиф (Чечня)-бүгенгесе көндә мәрхүмнәр, Валиев Ильнур (Чернобыль), Нуриев Камиль «Нахимов медале» белән бүләкләнгән ир-егетләребез, аларның туганнары да чакырылды, аларга сүзләр бирелде. Баландыш авыл җирлеге башлыгы Мөхәмәтшин Рөстәм Шәмсевәлиевич, Украина җирлегендә барган махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезнең әти-әниләренә үзенең бүләкләрен тапшырды. Очрашу кичәсе матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Мәдәният хезмәткәрләре  дә хәрби хезмәттә булган егетләребезне бәйрәм белән котлап,  исән - сау туган авылылларына әйләнеп кайтуларын теләп калды.                             

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International