28 февраль көнне Шәтке авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча мәдәният хезмәткәрләре фетрдан брошка ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Фетр - кул эшендә популяр материалларның берсе. Мастер-класста катнашкан кызлар детальләрне кисәләр, тегәләр һәм ябыштыралар. Бизәнү әйберләрен ясау беренче карашка караганда җиңел эш түгел, әмма нәтиҗәдә, барысы да булдырды. Бүген кызларның киемнәрендә татар милли бизәк рәвешендәге брошкалар пәйда булды.