Бөтен дөньяда балалар һәм өлкәннәр терроризмга каршы көрәшергә генә түгел, аның барлыкка килүен кисәтү күпкә мөһимрәк һәм нәтиҗәлерәк булуын белергә тиеш. Берләшкәч кенә без барыбыз бергә террорчылыкка каршы тора алачакбыз.
28 февраль көнне Айдар авыл китапханәсендә "Дөнья - терроризмга каршы" дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Күргәзмәдә террорчылыкның кайдан барлыкка килүе, үзеңне ничек якларга һәм булдырмау юлларын табарга, ә иң мөһиме: «Терроризмны ничек җиңәргә һәм нормаль кешеләр булып калырга?» дигән мәгълүмат чаралары тәкъдим ителде.