Халыкара гражданнар оборонасы көне

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

      Халыкара гражданнар оборонасы көне уңаеннан Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбендә танып-белү дәресе уздырылды. Аны тормыш иминлеге нигезләре укытучысы М.А.Габдрахманов алып барды. Дәрес барышында укучылар тыныч һәм сугыш чорында хәбәр бирү системалары, саклануда кулланылган эш алгоритмы, гадәттән тыш хәлләрнең төрләре белән таныштылар. Укытучы чара барышында төрле формаларга таянды: әңгәмә, иллюстрацияләр һәм видеоролик карау, викторина уйнау, индивидуаль саклану чараларын кию буенча ярышлар. Иң соңыннан балалар эвакуация планының, янгын сүндерү җайланмаларының, запас ишекләрнең кайда урнашканын күрсәттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International