4 нче март көнне Алан урта мәктәбе укучылары Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче солдатларның әниләре һәм Украинада хезмәт итеп, ялга кайткан офицер Гилязов Р. белән очраштылар. Әлеге очрашу Алан мәдәният йорты белән берлектә үткәрелде. Очрашу концерт номерлары белән үрелеп барды. Укучылар солдат әниләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Әниләр сорауларны җавапсыз калдырмадылар. Әлеге очрашу җылы атмосферада узды.