"Укытучы образы балалар китабы битләрендә"

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

 2023 ел - Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы һәм Бөтендөнья кычкырып уку көне уңаеннан Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе "Укытучы образы балалар китабы битләрендә" дип исемләнгән акция оештырды. Айдар авыл китапханәсе әлеге акциягә кушылып «Бергә укыйбыз, кычкырып укыйбыз» исемле китапханә сәгате уздырды һәм 3 март – Бөтендөнья язучылар көне уңаеннан “Изгелеккә, матурлыкка юл -әдәбияттан” дип аталган күргәзмә тәкъдим итте. Чара барышында укучылар белән китап укуның нинди әһәмияткә ия булуы турында фикер алышынды,  укытучы һөнәре, мәктәп, укытучылар турында шигырьләр, хикәяләр кычкырып  укылды. Укучыларга кычкырып китап укуның сүз байлыгын арттыруда, кешеләр белән аралашырга ярдәм итүдә, хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшыртуда әһәмияте  зур булуы аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International