«Әнкәйләргә назлы сүзләр”

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

5 март көнне, Алан авылы китапханәсендә, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан,"Әнкәйләргә назлы сүзләр" дигән әдәби кичә узды, тематик күргәзмә әзерләнде. Китапханәче үзенең котлау сүзләре белән бәйрәмне ачып җибәрде. Сөйкемле ханымнар өчен  матур шигырьләр, әнкәйләргә багышланган әсәрләрдән өзекләр яңгырады. Китапханәбезнең актив китап укучысы Гөлшат Авхалова үзенең матур җырларын бүләк итте. Бәйрәм кунаклары күңелле конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар. Хатын-кызларга үз белемнәрен һәм осталыкларын эрудициядә, зирәклектә күрсәтергә тәкъдим ителде.  Безнең тормышта иң кадерле, иң якын булган кешеләребез өчен  бик күп матур һәм җылы сүзләр яңгырады.Чара ахырында очрашуны оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтелде. Кичә чәй  өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International