7 март көнне Бөтендөнья кычкырып уку көне кысаларында һәм Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Максабаш авыл китапханәсендә «Әни турында хикәяләрне кычкырып укыйбыз» дип исемләнгән чара уздырылды. Әлеге чарада “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар катнашты. Алар күргәзмәгә куелган китаплар арасыннан үзләренә ошаган китапларны сайлап алып иптәшләренә кычкырып укыдылар. Чара бик җылы, дустанә мохиттә үтте, балаларда бик зур тәэсир калдырды.