8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне, барлык әниләр бүләкләр һәм теләкләр кабул итә.

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Күкчә авылы китапханәсендә бәйрәм хөрмәтенә мәдәният хезмәткәрләре балаларга яраткан әниләре турында шигырьләр укыттылар. Балалар кызыксынып һәм яратып шигырьләрне кычкырып укыдылар, яттан да сөйләделәр. Уку кызык! Ә кычкырып уку — икеләтә кызык! Чөнки кычкырып укыганда кешеләр үз хисләрен башкалар белән уртаклаша, аларга үз кәефләрен һәм хисләрен җиткерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International