6 март көнне, Иске Җөри урта гомумбелем бирү мәктәбендә, татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын- кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру максаты белән, “Татар кызы - 2023” бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта гомумбелем бирү мәктәбеннән һәм Теләче районы мәктәпләреннән берсеннән берсе чибәр, уңган, тапкыр гүзүл затларыбыз көч сынашты. Бәйгедә Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Мингазова Исламия катнашып, "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә җиңүче булды.