7 март көнне Сауш авыл китапханәсендә китапханәнең актив китап укучылары белән "Тормыш яме – әнкәй, хатын-кыз" темасына әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче тарафыннан Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү тарихы турында сөйләнелеп, танылган хатын-кызлар турында язылган китапларга, яңа журналларга күзәтү ясалды. Китапханәгә килгән хатын-кызлар бер-берсе белән рәхәтләнеп аралашып, китапханәче әзерләгән уеннарда һәм викторинада актив катнаштылар. Үзләренең яраткан шигырьләрен укып, яшьлек җырларын искә төшерделәр. Чара чәй эчү белән тәмамланды.