Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 8 Март бәйрәме уңаеннан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Утыраек әле бүген кич" дип исемләнгән уенлы фольклор кичә уздырды. Чарада катнашучылар кич утыруларга йөргән буын буларак, җыр-биюләрне җырлап, уеннарын уйнап үскән буын, шуңа һәр уенны яхшы белделәр. Һәр авылның үз йоласы, үз үз гореф-гадәте үзенчә үтә, әмма аларны дуслык, авыл халкының бердәм булуы берләштерә. Чарада катнашучылар "Наза", "Түгәрәк уен", "Капкалы", "Йозек салыш" кебек милли фольклор уеннары уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, мәкальләрне искә төшерделәр, шаянлыкта, тапкырлыкта ярыштылар, җырлап-биеп күңелле ял иттеләр. Китапханәдә укучылар өчен "Китап киштәсендә хатын-кыз язмышы" исемле китап күргәзмәсе эшләде.