“Эзләнүләр юлыннан”

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Рабит Батулла безгә язучы буларак кына түгел, ә җәмәгать эшлеклесе, театр режиссеры, педагог, драматург, публицист һәм сатирик буларак та билгеле. Татарстан Республикасынын халык язучысы, Г.Тукай исемендэге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулланың 85 яшь юбилее уңаеннан Баландыш авыл китапханәсендә “Эзләнүләр юлыннан” дип исемләнгән күргәзмә ясалды.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар арасында әкиятләр, хикәяләр һәм юмористик әсәрләр  бер укучыны да игътибарсыз калдырмаячак, һәр укучы аның китаплары белән таныша алачак. Үз иҗаты өчен Рабит Батулла «Татарстан Республикасының Халык язучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International