1940 елның 12 мартында Мәскәүдә 1939 елның 30 ноябрендә башланган 105 көнлек Совет-Фин сугышын тәмамлау турында килешү имзалана.

2023 елның 17 марты, җомга

1940 елның 12 мартында Мәскәүдә 1939 елның 30 ноябрендә башланган 105 көнлек Совет-Фин сугышын тәмамлау турында килешү имзалана. Фин сугышында безнең күп кенә якташларыбыз катнашты, аларның берсе Ксенофонтов Александр Кузьмич. Пулеметчының батырлыгы турында рәсми документтан түбәндәге өзек шаһитлык бирә:

«12 марттагы сугышта иптәш Ксенофонтов берүзе дошманның көчле уты астында пулеметны пехотаның алгы ягына алып чыга һәм дошманның ут нокталарын юк итә, пехотага алга таба барырга мөмкинлек бирә”.

 Бу Ксенофонтов тормышында һәм Финляндиядә Казан дивизиясе частьларының  хәрби тарихында соңгы сугышы була. Сугышта каты яраланган пулеметчы бер тәүлектән соң 13 мартта госпитальдә үлә. Александр Кузьмич үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. 13 мартта Абде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә хәтер дәресе узды. Биредә якташыбызның тормышы һәм батырлыгы турында сөйләнде, «Сердцем прикоснись к подвигу» презентациясе каралды. Герой Ксенофонтов бер минут тынлык белән искә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International