Китапханәче "Әллүки" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә һәр халыкның тормышында мөһим урын биләп торган мәдәни мирасыбыз турында сөйләде. Чара барышында балалар татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында белемнәрен ныгыттылар, милли бәйрәмнәребезнең тарихы белән таныштылар. Һәр халыкның бәйрәмнәренә дә аерым йолалар хас, һәрберсе төрле үзенчәлекләргә ия. Балалар үзләренең гаиләләрендә әле дә саклана торган бәйрәмнәр һәм аларны ничек итеп үткәрүләре, нинди милли ризыклар әзерләүләре турында сөйләделәр, бергәләп татар халык уеннарын уйнадылар. Халык йолаларын, мәдәни мирасыбызны безгә тапшыруда төп чыганак булган китаплардан төзелгән күргәзмә белән таныштырылды. Чара ахырында китапханәче балаларга үзләренең ата-баба мирасын, йолаларыбызны өйрәнүләрен һәм аларны беркайчан да онытмауларын теләде.