Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә язучы, драматург Әхмәт Фәйзинең тууына 120 ел тулу уңаеннан "Серле каләм иясе" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китап укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Соңыннан язучының әсәрләреннән өзекләр укып, сорауларга җавап бирелде.